Кулы белгән кеше ниләр генә ясамый?!
15:56
08.12.2023
Кулы белгән кеше ниләр генә ясамый?! Мүлмә авылында яшәүче 70 төрле һөнәр иясе Мәсхүт Мотыйгуллин да шундый – кулы эш белгәннәрнең берсе. Ул бер атна дигәндә Татарстан “йолдызы”на әйләнде дә куйды. Татар телле басмалар аның каз йоны йолкый торган аппаратын күрсәткән видеоны атна дәвамында интернет киңлекләрендә урнаштыра барды.
Бик авыр, сабырлык сорый торган эш бит ул каз йонын йолку. Мондый җайланма белән хатын-кызга эш күпкә җиңеләя инде. Аны ясаганда ул иске кер машинасын кулланган. Аппаратка “резин бармаклар” (бильные пальцы) урнаштырган. 380 вольтлы двигательне 220 вольтлыга көйләгән.
Элек тракторда, комбайнда эшли, фермада сыер да сава. Соңрак агач эшләре белән мавыга башлый, хәзер күбрәк тимердән могҗизалар тудыра. Мәсхүт Мотыйгуллинның каралты-курасы гаҗәеп җыйнак, матур. Кулыннан килмәгән эше юк аның: умартачы, тимерче, капкалар, чардуганнар, теплицалар ясый; балта остасы, агачтан төрле могҗизалар тудыра; техниканы да биш бармагы кебек белә,үзе җыйган тракторы белән җир сукалый. Ә җиһазларның, коралларның, станокларның биредә исәбе юк.
Район күләмендә уздырыла торган йорт-кураны бизәү буенча бәйгеләрдә дә елдан елга урыннар ала килә. Хатыны Рәсимә, уллары Фирзәр белән Салават та әтиләренә терәк һәм булышчы.
Тырыш гаилә – авыл күрке. Һәр авылны Мәсхүт Мотыйгуллин кебек уңган, эшчән кешеләре бизи.