3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә һәм 1сеннән 10 сына кадәр декада итеп алып барыла. Бу "Изгелек марафоны" сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү, барлык гражданнар өчен дә тигез мөмкинлекләр булдыру омтылышында барыбызны да берләштерә.
Без дә үзебезнең мәдәният йортыбызда уңаеннан "Йөрәктән йөрәккә" дип исемләнгән изгелек марафоны үткәрдек һәм менә бүген, йомгаклау өлеше итеп, очрашу оештырдык. Әлеге очрашуга без авылыбыз җирлеге вәкиле Саляхутдинова Равиләне, фельдшер Валиуллина Гөлнарны, Биектау районы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Халилова Рәзиләне һәм мәдәният йорты директоры Шаяхметова Гөлгенәне чакырган идек. Чөнки менә саулык буенча мөмкинлекләре чикле авылдашларыбыз, инвалидлар, өлкән буын вәкилләребез нәкъ алар белән ешрак очраша. Алар белән янәшәбездә булган кешеләргә һәрчак игьтибарлы булу, күңел һәм йөрәк җылысын тоеп яшәү, киләчәктә өмет һәм ышаныч уятуга һәр кешедә кулыннан килгәнчә ярдәм итү турында сөйләшеп, аралашып утырдык. Менә шул җылы әңгәмәдән соң аларның иң мөләем, иң тыныч, иң сабыр, үзләренә йөкләнгән вазыйфаларын җиренә җиткереп башкаруларын аңладык. Алар үзләре башкарган эшләре турында сөйләгәндә, аларның хезмәтләре җир йөзендә иң авыр һәм җанны яралый торган хезмәт икәненә инандык. Чөнки саулыгы чикле кешеләр алар иң хисчән һәм күңеле китек кешеләр икәнен, аларны юатырдай сүзләр дә табуы кыен икәненә төшендек. Аларга үтә дә катлаулы һәм җаваплы эшләрендә зур уңышлар, чиксез сабырлыклар, җан һәм тән сәламәтлеге телибез. Киләчәктә дә мондый җанлы очрашулар булыр диеп ышандырып калабыз. Очрашу, традицион рәвештә, чәй өстәле артында дәвам итте.
Ташлы-Ковалинское сельское поселение Высокогорская ЦрбРафис Газизов ОТДЕЛ КУЛЬТУРЫ ВЫСОКОГОРСКОГО РАЙОНА РТ #ТашлыКовалинскоесельскоепоселение