18 февральдә Биектау районында Россиядә Халыклар бердәмлеге елына һәм Халыкара туган телләр көненә багышланган Халыклар дуслыгы фестивале үткәрелде
09:44
19.02.2026
18 февральдә Биектау районында Россиядә Халыклар бердәмлеге елына һәм Халыкара туган телләр көненә багышланган Халыклар дуслыгы фестивале үткәрелде. Хәсәнгата Габәши исемендәге 6 нчы Биектау урта мәктәбендә узган чарада район мәктәпләре коллективлары сәхнәдә үзләре сайлаган милләтнең үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен күрсәттеләр. Милли ризыкларын күргәзмәдә тәкъдим иттеләр. Катнашучылар күп, иң мөһиме, күңелләрен биреп әзерләнгәннәр. Мондый чаралар аша укучылар үз халкының телен, тарихын, гореф-гадәтләрен яхшы белергә, күрше халыклар белән дус һәм тату яшәргә омтылырга кирәклеген аңлыйлар.
18 февраля в Высокогорском районе состоялся фестиваль дружбы народов, приуроченный к году народного единства в России и Международному дню родного языка. На мероприятии, прошедшем в Высокогорской средней школе №6 имени Хасангаты Габаши, коллективы школ района продемонстрировали на сцене самобытность, традиции, культуру выбранной ими национальности. Национальную кухню представили на выставке. Участников много, хорошо подготовлены. Через такие мероприятия учащиеся понимают, что каждый человек должен хорошо знать родной язык, историю, традиции своего народа, стремиться жить в мире и согласии с соседними народами.