Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Олы Битаман авылында гомер кичерүче Борһанетдинова Зәкия Хәбибулла кызы бүген үзенең 95 яшьлек күркәм юбилеен бәйрәм итә. Аны гомер бәйрәме белән котларга Битаман ҖЧҖ директоры Шәүкәт Вахитов.

16:04 12.12.2023
Олы Битаман авылында гомер кичерүче Борһанетдинова Зәкия Хәбибулла кызы бүген үзенең 95 яшьлек күркәм юбилеен бәйрәм итә. Аны гомер бәйрәме белән котларга “Битаман” ҖЧҖ директоры Шәүкәт Вахитов, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Закировлар килде.

Тормышның ачысын-төчесен татыган, көчле һәм эшчән ханым ул Зәкия Хәбибулла кызы. Ире сугышта вафат булган. Үз балалары булмаса да, тәрбиягә алган кызы Фәния, ике оныгы бар.

Гомере буе фермада эшләгән. Фермада ул елларда эш аеруча да авыр: азыкны урамнан ташып ашату, малларның асларын чистарту, тиресне тышка чыгару, савылган сөтне чиләкләр белән күтәреп ташу – көненә ике-өч тапкыр башкарыла торган эшләрнең бер өлеше генә әле бу. Кул белән сыер саву да җиңел эш түгел.

Мөхтәрәм юбилярга алдагы гомерендә хәерле сәламәтлек, җан тынычлыгы, рух күтәренкелеге теләп калабыз.

3591
Последние статьи
25.10.2026
18+
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман. Консультация предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час....
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom