Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Биектау районының данлы татар авылы Ямаширмәдә зур бәйрәм бүген. Биредәге урта мәктәп үзенең 120 еллык матур юбилеен билгеләп үтә.

16:09 15.12.2023
Биектау районының данлы татар авылы Ямаширмәдә зур бәйрәм бүген. Биредәге урта мәктәп үзенең 120 еллык матур юбилеен билгеләп үтә.

Ямаширмә авылы – искиткеч тарихлы авыл. Ул 1565–1567 елларда ук Емашурмская исеме белән мәгълүм. Биредәге укыту-тәрбия эшенең башлангычы XIX гасыр урталарына карый. Авылда ике мәхәллә булган, аларда мәдрәсәләр эшләгән. Ә 1903 елда дөньяви гыйлем бирелүче мәктәпкә дә нигез салына.

Бүгенге тантаналы чарада мәртәбәле кунаклар – Биектау районы Башлыгы Равил Хисаметдинов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан юридик институты начальнигы Фоат Зиннуровлар катнашты. Мәктәп коллективы төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Шулай ук чара кысаларында, махсус хәрби операциядә Ватан алдында изге бурычын үтәгәндә вафат булган Сәмигуллин Илһам Дәрис улы истәлегенә мәктәп бинасына элмә такта да куелды.

Хәзер мәктәпне директор Сафиуллин Ленар Габделкаюм улы җитәкли. Коллективта 24 югары белемле укытучы гыйлем бирә, барлыгы 158 бала белем ала. Мәктәп 2014 нче елдан бирле Милли үзәк булып тора.

Мәктәп авыл өчен елгага тиң: ул тормыш агымын көйли. Мәктәпне юбилее белән котлыйбыз!

3872
Последние статьи
25.10.2026
18+
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман. Консультация предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час....
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom