Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

️ Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә.

18:20 22.04.2026
️ Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә.

Бүген Ташлы Кавал мәдәният йортында, җирле үзидарә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, тантаналы чара узды. Бәйрәм авыл җирлеге хезмәткәрләрен, депутатларны, ветераннарны бәйрәм белән котлаудан башланды.

Ул төрле елларда эшләгән авыл җирлеге хезмәткәрләренең авыл җирлеге депутатлары белән очрашуы рәвешендә оештырылды. Җәмгыятьтә җирле үзидарә хезмәтенә ихтыяҗ тумаган бер генә көн дә юк. Халыкка иң якын торган Ташлы Кавал авыл җирлеге башлыгы Илнур Хайбуллинның кешеләр белән дөрес мөнәсәбәте һәр өлкәдәге эшчәнлеккә уңай йогынты ясавы ассызыкланды.

Бәйрәм бик бай эчтәлекле җылы мәгаләмәдә узды. Аны мәдәният йорты директоры Гөлгенә Шәяхмәтова әзерләде. Бәйрәмдә яңгыраган Мөлеков Рөстәм белән Камалова Галия апайның җырларын аеруча җылы каршы алдылар.
Очрашуда катнашканнар җирле үзидарә хезмәткәрләренә ихлас котлау теләкләрен ирештерделәр.

Бәйрәм, татарларга хас булганча, чәй табыны артында дәвам итте.

#Культуравгора
#РоднойБиектау
1702
Последние статьи
25.10.2026
18+
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман. Консультация предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час....
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom