Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

«Театр — киләчәк өчен файдалы вә өметле бер нәрсәдер»

16:51 27.04.2026
«Театр — киләчәк өчен файдалы вә өметле бер нәрсәдер». Милләтебезнең якты йолдызы, бөек язучы Габдулла Тукай әйтеп калдырган әлеге сүзләргә бик тирән мәгънә салынган. Чынлыкта да, театр ул — тормыш, яшәеш. 

Уйлап карасаң, режиссер бит үз әсәренең тукымасына вакыйгаларны, рольләрне безнең тормыштан ала. Дөрес яшәү кануннарын, авырлыклардан чыгу юлларын күрсәтә. Тамашачыга үз хаталарын танырга өйрәтә. Димәк, театр халыкны ял иттерү урыны гына түгел, нинди дә булса сабак, гыйбрәт алу, үз язмышыңа үз эчеңнән генә бәя бирү дигәнне дә аңлата.

25 апрель көнне "Биектау нуры" конкурсы җиңүчеләре - ӨНСӘ ҺӘМ КАЕНЛЫК МӘДӘНИЯТ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ тарафыннан ЧЫРШЫ мәдәният йортының сәхнәсендә куелган Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» исемле моңсу комедиясе моны тагын бер кат дәлилләде.

Әсәр авыл язмышын, туган нигез, гаилә кыйммәтләре, тормышка гашыйк булып яшәү темаларын яктырта. Шулай ук гаделлек, өлкәннәргә ихтирам, аралаша белү осталыклары да тамашачыларга үтемле итеп бирелде. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, милли бәйрәмнәре киң яктыртылып, күңелләрдә милләт өчен горурлык хисләре уятты.

Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәре тарафыннан башкарылган һәр роль югары дәрәҗәдә булды. Ә татар халкының җырлы-биюле уеннары тамашаны тагын да җанландырып җибәрде. Милләтебез җәүһәрләре тиңсез хәзинә булуына басым ясады.

Һәр роль, һәр хәрәкәт тамашачыларның йөрәкләрен яулап алды. Спектакльнең эчтәлекле, йөрәкләрне айкап алырдай күренешләре һәр кешенең күңелендә искиткеч матур тәэсирләр калдырды. Халык, үзе дә шушы вакыйгалар эченә кереп китеп, тамаша беткәч таралышырга теләмичә, үзешчән артистларга рәхмәт йөзеннән, аягүрә басып, бик озак алкышлады.

Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» исемле моңсу комедиясе башка авылларда да уйналыр һәм халыкка рухи көч бирер дигән өметтә калабыз.
Ә спектакльнең эчтәлегендә кызыл җеп булып барган авылларның бетә бару проблемасы шушы тамашаны караган һәр кешедә тирән уйлану уятыр һәм аңардан чыгу юллары табылыр дигән ышанычта калабыз.

#Культуравгора
#РоднойБиектау
1442
Последние статьи
25.10.2026
18+
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман. Консультация предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час....
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom