ЧЫРШЫ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫнда, Бүгенге "Чәйле очрашу " ( мәдәният йорты мөдиренең авторлы проекты) үзенчәлекле, яңа форматта үтте.
18:23
07.08.2026
ЧЫРШЫ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫнда, Бүгенге "Чәйле очрашу " ( мәдәният йорты мөдиренең авторлы проекты) үзенчәлекле, яңа форматта үтте.
Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырылучы "Татарстанда җәй" проекты кысаларында оештырылган чарабызны АТАУ Тау итәгенең аланында, шифалы үлән - әрем җыюдан башлап җибәрдек.
Бәллүр һавалы, иртәнге кояш нурларында изрәп яткан Атау Тау безне чәчәкле болыннарының, җырлы талларының, җил җырына кушылган иртәнге хәләте белән каршы алды.
Көмеш әремнәрнең чәчәк аткан чоры, фитонцидларынын бүленеп, бөтен тирә юньгә хуш исе тараткан мәлен туры китереп, бүгенге очрашуны тагын да файдалы итте, табигать үзе дә безне көтеп торган кебек тоелды.
Сары чәчәккә күмелгән, тулышкан әремне "әрем исе, әрем тәмен" көйләп җыйдык та җыйдык...
Рәхмәт сиңа Атау- Тау!
Күңелләребез булганчы, кочакларыбыз тулганчы җыйгач, МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫНА кайтып, моңланып, җырлый - җырлый шифалы себеркеләр бәйләдек.
"Чәйле очрашу" әлбәттә, тәмле чәй табыны артында дәвам итте!
Үләннәр белгече авылдашыбыз - Ильшат абый әремнең үзенчәлекләре, шифасы, кулланышы турында сөйләп кирәкле мәгълүмат җиткерде, без яңа аертылган бал, мәтрүшкәле чәй эчеп тыңладык.
Очрашуга килгән, һәрбер кунагыбызның табынга тәм- томнар, бәлешләр, кайнатмалары табын күрке булдылар. Гәпләшеп, сөйләшеп, күрешүләр - үзе бер гомер.
Җәйнең тагын бер матур көне, хатирәләр булып истә калачак.
Киләсе очрашуларга кадәр