Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Туган көн һәрбер кешенең гомерендә зур вакыйга.

16:48 10.01.2024
Туган көн һәрбер кешенең гомерендә зур вакыйга, ә инде тугыз дистәне тутыру ул аеруча күңелле мизгел.

Биектау районы Өбрә авылында гомер кичерүче Флера Галиәкбәрова бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.



Флера Гатаулла кызы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. 7 еллык мәктәпне тәмамлагач, колхоз фермасына терлек караучы булып эшкә урнаша.

1956 елда авылдаш егете Шамилгә тормышка чыга. 4 балага: ике кыз һәм ике ир балага гомер бирә. Бүгенгесе көндә 8 оныгы, 11 оныкчыгы бар.

Хәзерге вакытта Өбрәдәге Галиәкбәровлар нигезендә дүрт буын дус-тату гомер кичерә. Флера әби улы Наил һәм килене Мөршидә гаиләсе: аларның балалары һәм оныклары белән тыныч картлыгын каршылый.

Оныклар, оныкчыклар “әбием”, балалары “әни” диеп торганда ничек дуслык, татулык хөкем сөрмәсен дә, яшәү яме гөрләмәсен!

Флера Гатаулла кызына тыныч, сәламәт картлык телибез.

4537
Последние статьи
25.10.2026
18+
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман. Консультация предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час....
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom