Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Мүлмә авылында яшәүче Саләхова Люция Госман кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

18:08 17.01.2024
Мүлмә авылында яшәүче Саләхова Люция Госман кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Госман абый белән Нәгыймә апаның 12 балалы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә ул. 10 нчы сыйныфны тәмамлауга, туган авылы мәктәбендә пионервожатый булып хезмәт юлын башлый. 1952 нче елдан “Тукай” исемендәге аяк киеме фабрикасының Мүлмә филиалында хезмәт куя, 1982-1990 нчы елларда биредә мастер вазыйфасын башкара. Фабрикада 37 ел хезмәт куеп, 1990 нчы елда лаеклы ялга чыга.

Бүгенге көндә Люция апа Вәкил абый белән бергәләп гомер биргән 3 баласының хөрмәтле әнисе, 6 оныгының һәм 12 оныкчыгының яраткан әбиләре дә. Юбилярның балалары өчесе дә югары белем алып, бүгенге көндә җаваплы урыннарда эшлиләр. Оныклары да сынатмыйлар, һәрберсенең дә гаиләләре һәм теләп башкара торган эшләре бар. Люция Госман кызы бүгенге көндә кадерле әни булып улы Рамил һәм килене Хиндия белән кадерле ак әби булып гомер кичерә.

Ул шигырьләр авторы да, күп еллар дәвамында мәдәният йорты каршында эшләп килгән “Чишмә” фольклор коллективының иң актив катнашучысы да булган.

Люция апа! Сезгә балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, оныкчыкларыгыз өчен куанып, бәхетле картлыкта яшәргә насыйп булсын.

3486
Последние статьи
25.10.2026
18+
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман. Консультация предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час....
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom