Бүген Өнсә авылында гомер кичерүче Рәхмәтуллина Рәшидә Галәви кызы үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
18:21
21.01.2024
Бүген Өнсә авылында гомер кичерүче Рәхмәтуллина Рәшидә Галәви кызы үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Ул 1924 елның 21 нче гыйнварында Дөбъяз авылында Галәви белән Гөлҗамал гаиләсендә 6 баланың иң олысы булып дөньяга килә.
Дөбъяз мәктәбендә 10 классны тәмамлаган кызны Арчага укытучылар әзерли торган 3 айлык курсларга җибәрәләр. Биредә ул физика, математика белгечлеге ала. 1942-44 нче елларда Зур Кавал мәктәбендә белгечлеге буенча укыта, 1944-52 нче елларда Өнсә мәктәбендә физика һәм математикадан тыш, немец телен дә укыта.
1946 елда Өнсә авылы егете Гайзуллага тормышка чыга. Алты бала: 5 кыз, бер малайга гомер бүләк итә.
1955 елдан сату-хезмәт күрсәтү тармагында хезмәт куя.
Ире белән 62 ел парлы гомер кичерә (2008 елда ире вафат була). Авылдашлары аларны үрнәк, тырыш, тәртипле гаилә буларак белә. Хәзерге вакытта Рәшидә Галәви кызының 9 оныгы, 14 оныкчыгы бар.
Бүгенге көндә Рәшидә апа тәрәзә төбе тутырып матур гөлләр үстерә. Газета-журнал битендәге һәр яңалык белән даими танышып тора. Үзе пешергән бәлешләре белән кунаклар сыйларга ярата. Иртә яздан көзгә кадәр бакча эшләре белән яратып шөгыльләнә.
Юбилярны күркәм бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров та килде. Ул гасыр яшьтәше – ак әбигә ил, республика, район җитәкчелегенең котлау-күчтәнәчләрен тапшырып, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларының, якыннарының тәрбия-хөрмәтендә бәрәкәтле тормыш итүен теләде.