Суыксу, Айбаш.
18:50
02.02.2024
Суыксу, Айбаш, Мәмдәл авыл җирлекләрендә бүген халык җыеннары узды.
Халык белән очрашуга район Башкарма комитеты җиткәчесе Дамир Шәйдуллин, район прокуроры Алмаз Вәлиәхмәтовлар да килде.
Суыксу авыл җирлегендәге эшләнгән эшләр хакында җирлек башлыгы Рамил Низамиев чыгыш ясады. Узган ел Кече Рәс авылында милли проектлар буенча мәдәният йорты төзелде, ФАПка капиталь төзекләндерү уздырылды.
Җирлектә халыктан 265 500 сум акча җыелган. Республикадан бирелгән өлеш белән сумма 1 327 500 сумны тәшкил иткән. Шул акчаларга да җирлек авылларында шактый эш башкарылган. Чагыштыру өчен, соңгы 5 елда җирлектә үзара салым программасы буенча 6 млн сумга якын эш эшләнгән.
Айбаш авыл җирлегендә 614 кеше исәптә тора. Үзара салым акчаксы буенча 365 000 сум акча җыелган, бу планлаштырылганнан 100% дигән сүз. Республика бюджетыннан акчалар белән сумма 1 млн 825 мең сум тәшкил иткән. Әлеге акчалар авыллардагы юлларга вак таш салуга, авыл зиратлары коймаларын яңартуга, су линияләрен төзекләндерүгә, урам утларын карауга киткән. Болар хакында җирлек башлыгы Равил Сафиуллин сөйләде.
Мәмдәл авыл җирлегендә хәзергесе көндә 935 кеше исәпләнә: узган ел 4 кеше бакыйлыкка күчкән, 7 бала туган. 2023 нче елда 96 сыер, 50 савым кәҗәсе исәпләнсә, быел сыер саны 100, кәҗәләр 83кә җиткән.
Узган елда үзара салым җыю 100 процентка үтәлгән. Бу хакта җирлек башлыгы Фәрид Сафиуллин хәбәр итте. Ул акчаларга Мәмдәлдә асфальт юл төзекләндерелгән, зират коймасы тотылган. Юртыш өлешендә су басуга каршы дамба күтәрелгән, яңа баганалар утыртылып, Мәмдәл мәктәбенә кадәр ут чыбыгы сузылып, яктырткычлар куелган. Республика программасы буенча Юртыш авылыннан Мәмдәл мәктәбенә кадәр 1 км озынлыгында тротуар җәелгән.
Авыл җирлекләрендә авылларны яшәтү, матурлау, төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шунысы куандыра.