Күптән түгел Олы Битаман авылында яшәүче Зиннәтуллина Люция Рәхим кызы үзенең 90 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.
19:20
14.02.2024
Күптән түгел Олы Битаман авылында яшәүче Зиннәтуллина Люция Рәхим кызы үзенең 90 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.
Люция Рәхим кызы Урта Алат авылында Шәмсеруй һәм Рәхим Сабировлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда гаиләдә дүрт бала була. Әтисе сугышка алына, 1944 елда гаиләгә хәбәрсез югалды, дигән ачы хәбәр килеп төшә. Әнисе Шәмсеруй дүрт баласын алып, үзенең туган авылы – Олы Битаманга әйләнеп кайта...
Люция Рәхим кызы 1953 елда Казанга 7 нче номерлы заводка эшкә китә. Ике ел заводта эшләгәннән соң, Бөгелмә сәүдә училищесына укырга керә. Аннан ул икътисадчы белеме алып чыга, Олы Битаман авылына кайта. Ул гомере буе Олы Битаман кулланучылар оешмасында икътисадчы һәм шул оешмага караган кибеттә сатучы вазыйфаларын башкара.
1956 нчы елда авылдашы Әдһәмгә тормышка чыга. Ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр, һәрберсенә белем бирәләр.
Зиннәтуллинар авылда үзләренең тырышлыклары белән аерылып торган үрнәк гаиләләрнең берсе. Беркайчан да хезмәттән курыкмыйча яшәгән бу гаилә олыгайган көннәрендә авылыбызда дини вазифаларны башкардылар. Әдһәм абый – имам, Люция апа абыстай буларак, күпме гаиләләрдә иң шатлыклы һәм шулай ук кайгылы вакыйгаларны уртаклаштылар.
Бүгенге көндә Люция апаның 4 баласы, кияү- киленнәре, 9 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар. Менә шундый зур гаиләнең Ак әбисе ул!
Люция Рәхим кызына кадерле әни, дәү әни булып, якынарының җылысын тоеп яшәсен дигән теләктә калабыз.