Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Биектауның Бәләкәч балалар бакчасында Мин татар баласы районкүләм бәйгесе узды.

19:35 20.02.2024
Биектауның “Бәләкәч” балалар бакчасында “Мин татар баласы” районкүләм бәйгесе узды.

Бәйге 5-7 яшьлек балалар арасында үткәрелде.

Конкурста барлыгы 16 бала катнашты. Шунысы игътибарга лаек, гаиләләре белән чыгыш ясаган конкурсантлар да булды.

Балалар үзләре турында сөйләде, татар милли йоласы белән таныштырды, өченче өлештә Биектауның яраткан урынын чагылдырган видеоролик тәкъдим итте.

Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын жюри әгъзалары телне камил белү, иркен аралаша алу, сәхнәдә үз-үзеңне тоту, башкару осталыгы һ.б. критерийлар буенча бәя бирделәр.

Нәтиҗәдә һәрбер бала билгеле бер номинациядә билгеләп үтелде.

Әлеге чара «Мәгариф» милли проектының «РФ гражданнарына патриотик тәрбия бирү» төбәк проекты кысаларына туры килүче патриотик юнәлештәге чараларның берсе булып тора. Һәр бала үз иленең патриоты булсын өчен, аңа үз телен, туган җирен, илен яратырга өйрәтергә кирәк.

3327
Последние статьи
25.10.2026
18+
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман. Консультация предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час....
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom