Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Өченче номерлы Биектау урта мәктәбенә бүген районыбызның иң сәләтле.

19:38 21.02.2024
Өченче номерлы Биектау урта мәктәбенә бүген районыбызның иң сәләтле, иң акыллы татар кызлары-егетләре җыелды.

Яшьләребез татар телен, гореф-гадәтләрен, тарихын никадәр яхшы белүләрен, иҗади сәләтләрен күрсәтте. Биектау тарихы, районның билгеле урыннары буенча аерым бирем булды.

Кызлар арасында гран-при иясе - Илнара Гыйниятуллина (Суыксу мәктәбе)

1 урын - Зәримә Зәбирова (Г.Баруди ис. Дүртенче Биектау мәктәбе)

2 урын - Зилә Гайнуллина (Бертуган Максудилар ис. Бишенче Биектау мәктәбе)

3 урын - Миләүшә Якупова (Икенче Биектау мәктәбе)

Номинацияләр:

"Иң сәләтле Биектау кызы" – Розалина Нәүмәтова (Иске-Казан мәктәбе)

"Иң уңган Биектау кызы - Азалия Сафиуллина (Ямаширмә мәктәбе)

"Иң зыялы Биектау кызы" - Сәгыйдә Әхмәтҗанова (Беренче Биектау мәктәбе)

Егетләр арасында:

Гран-при - Азамат Гыйбадуллин (Бертуган Максудилар ис. Бишенче Биектау мәктәбе)

1 урын - Искәндәр Һадиев (Өченче Биектау мәктәбе)

2 урын - Рамир Усманов (Г.Баруди ис. Дүртенче Биектау мәктәбе)

3 урын - Ринат Ибраһимов (Иске- Казан мәктәбе)

Номинация

"Иң уңган Биектау егете" - Альмир Кәлимуллин (Икенче Биектау мәктәбе)

Бәйгенең иганәчесе - үзе дә күп еллар туган тел укытучысы булган, күп төрле бәйгеләр (шул исәптән "Нечкәбил" республика бәйгесе) җиңүчесе Гүзәл Равилова. Бәйгенең махсус кунагы - Республикакүләм «Татар кызы-2021» җиңүчесе, Халыкара «Татар кызы - 2023» финалисты Айгөл Котдусова.

3581
Последние статьи
25.10.2026
18+
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман. Консультация предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час....
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom