Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

"Биектау егете, Биектау кызы" район бәйгесе

19:29 22.02.2024
"Биектау егете, Биектау кызы" район бәйгесе

Өченче номерлы Биектау урта мәктәбе бүген районыбызның иң сәләтле, иң акыллы татар кызлары-егетләрен җыйды. Яшьләребез татар телен, гореф-гадәтләрен, тарихын никадәр яхшы белүләрен, иҗади сәләтләрен күрсәтте. Биектау тарихы, районның билгеле урыннары буенча аерым бирем булды.

Кызлар арасында

Гран-при - Гыйниятуллина Илнара (Суыксу т.м.)

1 урын - Зәбирова Зәримә (Г.Баруди ис. Дүртенче Биектау у.м.)

2 урын - Гайнуллина Зилә (Бертуган Максудилар ис. Бишенче Биектау у.м.)

3 урын - Якупова Миләүшә (Икенче Биектау у.м.)

Номинацияләр

"Иң сәләтле Биектау кызы" - Науметова Розалина (Иске-Казан т.м.)

"Иң уңган Биектау кызы - Сафиуллина Азалия (Ямаширмә у.м.)

"Иң зыялы Биектау кызы" - Әхмәтҗанова Сәгыйдә (Беренче Биектау у.м.)

Егетләр арасында

Гран-при - Гыйбадуллин Азамат (Бертуган Максудилар ис. Бишенче Биектау у.м.)

1 урын - Һадиев Искәндәр (Өченче Биектау у.м.)

2 урын - Усманов Рамир (Г.Баруди ис. Дүртенче Биектау у.м.)

3 урын - Ибраһимов Ринат (Иске- Казан т.м.)

Номинация

"Иң уңган Биектау егете" - Кәлимуллин Альмир (Икенче Биектау у.м.)

Бәйгенең иганәчесе - үзе дә күп еллар туган тел укытучысы булган, күп төрле бәйгеләр (шул исәптән "Нечкәбил" республика бәйгесе) җиңүчесе Равилова Гүзәл Вәзир кызы. Бәйгенең махсус кунагы - Республикакүләм «Татар кызы-2021» җиңүчесе;

Халыкара «Татар кызы - 2023» финалисты Котдусова Айгөл. Интеллектуаль турны нәкъ менә Айгөл үзе үткәрде.

3319
Последние статьи
25.10.2026
18+
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман. Консультация предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час....
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom