Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Яңавыл авылында яшәүче Сәйфетдинов Гыйльметдин Сәйфетдин улы 90 яшьлек юблеен билгеләп үтте.

20:07 04.03.2024
Яңавыл авылында яшәүче Сәйфетдинов Гыйльметдин Сәйфетдин улы 90 яшьлек юблеен билгеләп үтте.

Гади колхозчы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Сугыш авырлыгын да, ятимлек ачысын да татый. Әтиләре Сәйфетдин фин сугышында яраланып кайтса да, 1942 елның маенда сугышка алына, 1943 нче елда һәлак булуы турында хәбәр килә. Әнисе дүрт бала белән ятим кала, балаларны берүзе аякка бастыра.

Кечкенә яшьтән колхозда эшли. Армиядән кайткач Каракүл кызы Разия белән тормыш корып 5 балага гомер бирәләр. Кызганыч, балаларның өчесе сабый вакытта ук вафат була. Уллары Мәгъсүм белән Мәсхүтне аякка бастыралар. Хатыны вафатына да быел сигез ел, хәзерге вакытта бер улы исән. 5 оныгы, 9 оныкчыгы бар.

Аның турында авылдашлары бик горурланып, тирән хөрмәт белән сөйлиләр. Яшьтән балта эшенә өйрәнеп өйләр сала, тәрәзә кашагалары, йорт җиһазлары ясый. Тир-якта бердәнбер оста – чана, көянтә бөгүче дә була, артлы чаналар ясый. Күп еллар Яңавыл фермасында хезмәт куя.

Хәзерге вакытта улы һәм килене тәрбиясендә тыныч картлык кичерә.

Күпне күргән, күпне кичергән хөрмәтле Гыйльметдин Сәйфетдин улына исәнлек-саулык телибез.

3556
Последние статьи
25.10.2026
18+
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман. Консультация предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час....
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom