Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Биектау тимер юл станциясе бистәсендә яшәүче Шәйдуллина Гөлфия Камали кызына 95 яшь тулды.

20:14 07.03.2024
Биектау тимер юл станциясе бистәсендә яшәүче Шәйдуллина Гөлфия Камали кызына 95 яшь тулды.

Сугыш чорында яшәгән бик күпләрнеке кебек, Гөлфия Камали кызының да язмышы авыр була. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, туган авылы Олы Кавалда авыл Советында сәркатип булып эшли, аннан колхозга керә.

Авылдашы Габделхәй белән тормыш корып, ныклы, тату гаиләдә биш бала тәрбияләп үстерәләр: өч кыз һәм ике ир бала. Барсына да төпле белем биреп, зур тормышка аяк бастыралар.

1966 нчы елда район үзәгенә күченәләр. Пенсиягә чыкканчы районның әзерләү конторасында эшли. Бүген юбилярның 6 оныгы, 3 оныкчыгы бар.

Гөлфия Камали кызы әле дә бәлешләр пешерә, ил-көн яңалыклары белән кызыксына, бакчада да эшләргә ярата. Зиһене дә, хәтере дә сокланырлык. “Хәтер яхшы булсын дисәң, газета-журналлар, китаплар укырга, ә сәламәт булыйм дисәң, эштән, кешеләргә игелек кылудан курыкмаска кирәк”, - ди юбиляр.

Җан тынычлыгы, бәхетле картлык телибез тыл ветеранына.

3582
Последние статьи
25.10.2026
18+
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман. Консультация предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час....
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom