Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Мәмдәл авылында яшәүче Хәсәнов Әнәс Мортаза улы бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

23:50 29.03.2024
Мәмдәл авылында яшәүче Хәсәнов Әнәс Мортаза улы бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Ул чор балалары ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар. Тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен бүген дә дәвам итәләр.

Әнәс Мортаза улы да кечкенәдән хезмәттә була. Гомерен тулысынча авыл хуҗалыгына багышлый. Мәктәпне, Лаеш техникумын тәмамлый. “Правда” колхозында агроном, ферма мөдире, бригадир булып хезмәт куя.

Хатыны Разия Әхмәтгәрәй кызы белән бер малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Хатынының бакыйлыкка күчкәненә 10 ел. Бүгенге көндә ил картының 4 оныгы, 2 оныкчыгы бар.

Әнәс Мортаза улы – намаз әһеле, быелга кадәр уразаларын тоткан, бер ел калдырмыйча корбанын чалып килә. Дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар, шушы яшенә кадәр мотоциклда кадәр җилдергән!

Юбилярны күркәм бәйрәме белән котларга Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы Фәрит Сафиуллин килде. Ул Әнәс Мортаза улына район җитәкчелеге котлау-бүләкләрен тапшырды, сәламәтлек, тыныч тормыш теләде.

3440
Последние статьи
25.10.2026
18+
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман. Консультация предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час....
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom