Районның авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы митинглар узды.
Чарада мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучылар катнаша.
Бәйрәмгә мөхтәрәм кунаклар итеп, тыл ветераннары, сугышта катнашканнарның тол хатыннары, сугыш чоры балалары чакырылган.
Хөрмәтлеләребез! Җиңү көнендә барлык рәхмәтләр, чәчәкләр, елмаюлар – Сезгә, Ватаныбызны авыр сугыш елларында саклап калган ветераннарга, толларга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш балаларына.
Бөек Җиңү бәйрәме – ата-бабаларыбызның батырлыгына хөрмәтебезне белдерү көне.

Фотоларда: Чыпчык, Суыксу, Шәпше, Коркачык, Усад, Олы Битаман, Алан-Бәксәр авыл җирлеләре.