Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Иң милли тәрбияче 2024

01:31 14.05.2024
“Иң милли тәрбияче – 2024”

Бүген Биектау муниципаль районы Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасында “Иң милли тәрбияче-2024” республикакүләм бәйгесенең йомгаклау өлеше узды. Әлеге бәйгене дүртенче ел рәттән Биектау муниципаль районы​ башкарма комитетының​ мәгариф бүлеге муниципаль казна учреждениесе,​ Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте ”дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе, Биектау муниципаль районы Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы оештыра.

Бәйге татар телендә белем бирүче тәрбиячеләрне барлау һәм үстерү максатыннан үткәрелә.​ Бәйгегә барлыгы 200 гә якын эш кабул ителде, шулар арасыннан “Милли белем һәм тәрбия бирүдә яңа инновацион технологияләрне иң оста файдаланучы тәрбияче”, “Татар телендә белем бирүче иң яхшы шөгыль”, “Милли калоритлы мастер-класс”, “Иң яхшы милли бәйрәм”, “Минем иҗади гаиләм”, “Гаиләмнең милли гореф гадәтләре”, “Татарча дидактик уен” номинацияләренә эшләр килде. Барлык җибәрелгән эшләр оештыру комиссиясе тарафыннан тикшерелеп, урыннар билгеләнде.

Бүген “Йолдыз” балалар бакчасына Арча, Саба, Балтач, Яшел Үзән, Биектау районнарыннан 1 нче урын алган тәрбиячеләр җыелды. Алар “Иң милли тәрбияче” Гран – при өчен көч сынашты, “Милли тәрбияче” моделен төзеделәр. Җиңүгә Балтач муниципаль районы “Салавыч” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе өлкән тәрбиячесе Кәлимуллина Гөлназ Марат кызы иреште.

Гөлназ Марат кызын чын күңелдән тәбрик итәбез! Алга таба эшендә һәм тормышында да уңышлар телибез!

Бүгенге кичәне тагын да ямьләндерүче мөхтәрәм, олуг кунаклар - Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы – Мифтахетдинова Надия Равил кызы да бу чарада катнашты. Шулай ук хөрмәтле кунакларыбыз: “Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге” муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе - Халитов Илсур Әхмәтсафа улы, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары – Яруллина Миләүшә Рәшит кызы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының методисты – Габдрахманова Рамилә Гомәр кызы, “Г. Тукай исеменедәге Арча педагогия көллияте”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Әлфия Госман кызы Төхвәтуллина, Биектау “Солнышко” балалар бакчасы тәрбиячесе– Әхмәтшина Ләйсән Шамил кызы, Биектау “Солнышко” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе – Зарипова Эльмира Миннегазизовна бүгенге кичәне тагын да ямьләндерделәр.

Чараны оештырган “Йолдыз” балалар бакчасы коллективына, килгән кунакларга, милли тәрбиячеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

3627
Последние статьи
25.10.2026
18+
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман. Консультация предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час....
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom