Быел Гаилә елында Олы Битаман авылында яшәүче Гөлфия һәм Зөлкәфил Кәрнәевләр үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр.
02:31
17.05.2024
Быел Гаилә елында Олы Битаман авылында яшәүче Гөлфия һәм Зөлкәфил Кәрнәевләр үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Гөлфия апа Ташлы Кавал авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә, 3 яше тулганда әтисе Газизне Олы Битаман урта мәктәбенә директор итеп җибәрәләр – гаилә шугда күченә. Гөлфия апа урта мәктәпне, аннан Казан дәүләт педагогия интитутында укытучы белгечлеге алып үзе укыган мәктәпкә белем бирергә кайта.
Кәфил абый Олы Битаман авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Заманасы шундый бугандыр, алар гаиләсенә Советлар иленең төрле тәбәкләрендә яшәргә туры килә. Киров, Новосибирск өлкәләре, Казахстан һәм соңыннан Ростов өлкәсендә яшиләр алар. Тик шулай да 1973 елда туган якларына кайтып төпләнәләр.
Кәфил белән Гөлфия 1974 елда алар гаилә коралар, ике уллары Камил һәм Зөфәрне тәрбияләп үстерәләр. Гөлфия апа Олы Битаман мәктәбендә 37 ел рус теле фәненнән белем бирә, ә Кәфил абый чын иҗат кешесе, ул бик оста рәсем ясаучы, балта остасы. Олы уллары Камил әнисе юлыннан китә, ул Казан дәүләт университетының астрономия бүлеген тәмамлап, мәктәптә физика фәне укыта, ә Зөфәр исә, әтисе юлыннан атлый.
Бүгенге көндә Кәрнәевләр гаиләсе авылның үрнәк гаиләләренең берсе, уллары Зөфәр һәм киленнәре Венера тәрбиясендә тату гаилә булып яшиләр, биш оныклары бар.
Халыкара Гаилә көне уңаеннан Олы Битаман авыл җирлегендәге “Ак калфак” хатын кызлар оешмасы әлеге гаиләне Алтын туйлары белән бүләкләделәр, һәм Биектау районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге Рәхмәт хаты тапшырдылар. Шулай ук, Кәрнәевләр гаиләсе Олы Битаман китапханәсенең иң күп китап укучылары буларак, якташ язучыбыз Рафис Корбанның “Ике роман “ китабы белән бүләкләнде.