Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕ ТОРМЫШЫ

14:57 09.11.2023
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕ ТОРМЫШЫ

Авыл җирлекләре, җирлекләрдә быел башкарылган эшләр белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген сүз Мәмдәл авыл җирлеге турында булыр.

Мәмдәл авыл җирлегенә 2 авыл керә: Мәмдәл һәм Юртыш. 944 кеше яши.

Җирлектә Хәй Вахит исемен йөртүче Мәмдәл урта мәктәбе эшли. Биредә 92 бала белем ала. Шул ук түбә астында “Ландыш” балалар бакчасы бар. Анда 24 бала бакчага йөри, 8 бала чиратта тора. Якын тирәдәге 12 авылда яшәүчеләргә Мәмдәл амбулаториясе хезмәт күрсәтә, биредә 11 кеше эшли. Казан отрядының Мәмдәл авылындагы аерым янгынга каршы хезмәтендә 11 кеше эшли. 2 мәдәният йорты, Юртышта китапханә, 6 кибет, 2 мәчет, даруханә бар.

Быел үзара салым акчасына Юртыш авылында багана урнаштырылып, аларга 12 яктырткыч куелды.

Авыл Советының МТЗ тракторына эттергеч алынды. Мәмдәл зиратына 90 метрга койма тотылды, урамнардагы чокыр-чакырларны тигезләү эше уздырылды. Мәмдәл авыл Советы депутаты Фәрит Заһидуллин өлкәннәр көненә 75 яшьтән олырак 76 кешегә 10 кг югары сортлы он өләште.

3647
Последние статьи
25.10.2026
18+
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман. Консультация предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час....
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom