Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Завершаем наш вечер о Дне учителя рассказом о династии Сабировых.

07:05 05.10.2024
f09f91a8e2808df09f8fab.pngf09f91a9e2808df09f8fab.png Завершаем наш вечер о Дне учителя рассказом о династии Сабировых.

Әлдермеш авылында гомер кичереп, 30 ел балаларга белем һәм тәрбия бирүдә армый хезмәт итүче- Сабировларның педагогик юлы 1994 нче елдан башлана. Тәлгать Сәлихҗан улы тормыш иминлеге нигезлере һәм физик тәрбия дәресләрен укыта, 2023 нче елдан башлап Дөбьяз мәктәбенең директоры. Аның тормыш иптәше - Гөлназ Мансур кызы Әлдермеш мәктәбендә биология укытучысы, шулай ук 1998-2009 нчы елларда -тәрбия эшләре буенча, 2009 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр укыту эшләре буенча - 26 ел директор урынбары вазыйфасын башкара.

Икесе дә районыбызның тәҗрибәле, югары квалификациягә ия, төрле профессиональ бәйгеләрнең актив катнашучылары “Авыл укытучысы” бәйгесе җиңүчеләре.

Сабировлар сәламәт яшәү рәвеше алып барулары белән дә күпләргә үрнәк. Республика күләмендә шашка, шахмат, тау чаңгысы, хоккей ярышларында гаилә башлыгына бирелгән мактау кәгазьләре, медаль, кубоклар саны бихисап.

Гаиләдә кечкенәдән әти-әниләренең һөнәренә хөрмәт белән карап, династиясенең дәвамчылары - 3 бала тәрбияләнеп үсте.

-2017 нче елны әтисе Әлдермеш мәктәбендә эшен башлап җибәрә.

-2021нче елдан Биектауның 1 нче номерлы мәктәбендә Илүзә математика фәне буенча яшь белгеч булып эшли, 2022нче елны ук “Ел укытучысы” бәйсенең призёры.

Инзиләләре КФУда 3 нче курсында инглиз телен үзләштерә.

Сабировлар гаиләсенең эш стажы 500 елдан артып китә.

Тәлгать белән Гөлназ Сабировлар династиясенең киләчәге бар, бүгенге көндә 3 оныклары үсеп килә, Аларның уңышка ирешү сере - яшь буынга остаз була белүләре, уртак фикерләре, планнары туры килүе, дус- тату яшәп, туганнары белән еш аралашулары, тәҗрибә уртаклаша белүләрендәдер.

2936
Последние статьи
25.10.2026
18+
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман. Консультация предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час....
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom