Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

ГОМЕР СУКМАГЫННАН 50 ЕЛ БЕРГӘ!

15:09 13.11.2023
ГОМЕР СУКМАГЫННАН 50 ЕЛ БЕРГӘ!

Шушы көннәрдә Биектау районының Калинино авылында яшәүче Тәскирә һәм Фәрит Шәйхиевлар үзләренең алтын туйларын билгеләп үткәннәр.

Тәскирә Хәйдәр кызы һәм Фәрит Нуретдин улы никахларын рәсми рәвештә 1973 нче елда Әлдермеш авыл Советында теркиләр. Хәзерге вакытта ике кызлары, биш оныклары бар.

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату олы бәхет. 50 ел – үзе бер гомер. Мондый озын һәм нык мөнәсәбәтләр белән бик аз кеше мактана ала.

Гаиләне күркәм юбилейлары белән Биектау авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Ренас Саләхетдинов котлады.

Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр гомер кичергән Шәйхиевлар гаиләсенең алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде дип кенә телибез.

4415
Последние статьи
25.10.2026
18+
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман. Консультация предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час....
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom