АВЫЛЛАРНЫҢ ТӨЗЕКЛЕГЕ ЯШӘҮЛӘРЕНӘ ЯМЬ БИРӘ
15:11
14.11.2023
АВЫЛЛАРНЫҢ ТӨЗЕКЛЕГЕ ЯШӘҮЛӘРЕНӘ ЯМЬ БИРӘ
Һәр авылның үз тормышы. Бер районда урнашкан авыллар да берсеннән-берсе аерылып тора. Тик шунысы хак, безнең авылларда матур итеп яшәргә тырышалар. Авыл җирлекләре тарафыннан да халыкны яхшы яшәтү өчен шактый эшләр эшләнелә.
Мүлмә авыл җирлегенә биш авыл керә. Болар: Мүлмә, Красна, Сасмак, Тимерче авыллары, Кзыл Болгар поселогы. Биредә 1000нән артык кеше яши. Җирлектә “Татарстан” агрофирмасы эшли.
Быел Мүлмәдә аеруча да җынлылык булды. Республика программасы буенча 11 еллык мәктәптә капиталь төзекләндерү уздырылды. Бинаны төзекләндерү эшләре агымдагы елның март аенда башланган иде, 1 нче сентябрьгә мәктәпнең төп хуҗалары – балалар якты, иркен мәгариф учагының бусагасын атлап та керделәр. Биредә бер түбә астында балалар бакчасы, фельдшер-акушер пункты да урнашкан.
Шул арада «Мәдәният» илкүләм проекты, Республика программасы кысаларында яңа мәдәният йорты авыл халкын кабул итәргә әзер диярлек. Аны ачу тантанасы ноябрьнең икенче яртысына планлаштырылган. Мәдәният йорты бинасында кино залы, тавыш яздыру бүлмәсе, китапханә, уку залы, гримм бүлмәләре бар, яшьләргә вакытларын күңелле уздыру өчен өстәл уеннары залы да булачак.
Үзара салым программасы кысаларында да быел шактый эш эшләнелгән.
Мүлмә авылында 350 метр су линиясе алыштырылган, 5 авылны берләштергән Бөек Ватан сугышы һәйкәле территориясе төзекләндерелгән, брусчатка җәелгән.
Сасмак авылына яңа су башнясы кайтарылган. Су башнясы өчен фундамент салынган, киләсе елда башня урнаштырылырга тиеш.
Тимерче авылында урамнарга һәм авылга керү юлларына вак таш җәелгән.
Кзыл Болгар поселогында коены төзекләндерү эшләре дәвам итә, ул ел азагына кадәр тәмамланырга тиеш.
Болар өстенә җирлек акчалары хисабына авыл җирлеге бинасы да төзекләндерелә башлаган.
Кыскасы, хезмәт нәтиҗәсе – күз алдында. Соңгы елларда авылларыбызда бик күп төзелеш, ремонт эшләре алып барыла. Бу авыл кешесе өчен зур бәхет. Яңа төзелгән, яңартылган биналар авылны бизәп, яшәртеп тора!