Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Биектау тимер юл станциясе бистәсендә яшәүче Фәйрүзә Гайнетдинова бүген үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.

15:16 16.11.2023
Биектау тимер юл станциясе бистәсендә яшәүче Фәйрүзә Гайнетдинова бүген үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Истәлекле дата белән юбилярны Красносельское авыл җирлеге башлыгы Ренат Нуруллин котлады. Ул Фәйрүзә Харис кызына нык сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм якыннарының мәхәббәтен теләде.

Фәйрүзә Харис кызы тумышы белән Саба районы Урта Саба авылыннан. Гаиләдә дүрт бала. Фәйрүзә – өченчесе. Гомере буе хезмәттә булган ул. Казанның 22 нче заводында, мех фабрикасында эшләгән. 1972 елдан гаиләсе белән Биектау тимер юл станциясе бистәсендә яшиләр. Ике улы, өч оныгы, өч оныкчыгы бар. Хәзерге көндә олы улы Мөнәвир һәм килене Сания гаиләсе белән бергә матур картлык кичерә.

Сезнең буын авыр елларга туры килгән. Сез бүгенге матур тормышка юл салган кешеләрнең берсе. Гомер бәйрәмегез котлы булсын!

4345
Последние статьи
25.10.2026
18+
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман. Консультация предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час....
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom