Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

ЙОЛАЛАРДА РУХИ ТӘРБИЯ

15:30 23.11.2023
ЙОЛАЛАРДА РУХИ ТӘРБИЯ

Бүген районның үзәк мәдәният йортында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан «Йолаларда халкым тормышы» дип исемләнгән бәйге узды.



Бәйгедә катнашучыларның чыгышларны район башлыгы Равил Хисаметдинов та тамаша кылды. “Безнең максат халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм милли бәйрәмнәрен онытмау. Алар аша балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү”, - диде ул. Равил Фәрит улы район татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Шакировга Рәхмәт хаты да тапшырды.

Бәйгедә барлыгы 17 мәдәният йорты тәкъдим иткән милли гореф-гадәтләр, йолалар күрсәтелде. Алар арасында: “Кыз озату”, “Балага исем кушу”, “Каз өмәсе”, “Кунак кыз килү” һ.б. бар иде.

Татар халкы үткән юл, аның яшәеше тирән эз булып тарихта урын алган. Милләтебезнең буыннан-буынга күчеп бара торган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бар. Аларны саклау безнең бурыч!

4115
Последние статьи
25.10.2026
18+
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман. Консультация предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час....
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom