Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

МӘКТӘП ҺӘМ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ АВЫЛНЫҢ ЙӨРӘГЕ ҺӘМ КҮҢЕЛЕ

15:30 23.11.2023
МӘКТӘП ҺӘМ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ – АВЫЛНЫҢ ЙӨРӘГЕ ҺӘМ КҮҢЕЛЕ

Бүген Мүлмә мәртәбәле кунаклар кабул итте. Быелның 1 нче сентябрендә ачылган мәктәп белән танышырга, яңа гына сафка баскан мәдәният йортын тантаналы төстә ачарга дип ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Көнбатыш территориаль бүлекнең җитәкче урынбасары Айрат Гыйбадуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншиннар килде.

Мәртәбәле кунаклар иң беренче барлык заманча таләпләргә дә җавап бирә торган мәктәп белән танышты. Ул ике катлы, балалар бакчасы да шул ук бинада урнашкан. Хәзерге вакытта мәктәптә 77 бала белем ала, 30 бала балалар бакчасына йөри. Беренче катта ашханә, китапханә, актлар залы, спорт залы урнашкан. Икенче катта якты һәм уңайлы сыйныф бүлмәләре. Яңа мәктәп бинасы республика программасы нигезендә капиталь төзекләндерелгән.

Икенче тукталыш – 124 кешегә исәпләнгән авылның мәдәният йорты бинасы. Иске мәдәният йорты 1967 елда төзелгән булган. Капиталь төзекләндерүдән соң, авылның мәдәният учагы заманча төс алган. Яңа җиһазларлар кайтартылган, иркен сәхнә, китапханә, уку залы, тавыш яздыру бүлмәсе, кино карарга да бар мөмкинлекләр тудырылган. Яшьләрнең вакытын күңелле итеп уздыру өчен ял бүлмәсе дә бар, анда өстәл уеннары уйнарга мөмкин.

Бүген мәдәният йорты һәм мәктәп халыкка хезмәт итсен, аларны игелекле эшләргә дәртләндерсен, дигән изге теләкләр күп әйтелде. Кабул сәгатьтә әйтелгән булсын.

Яңа биналар Мүлмәнең йөзен, яшәешен тагын да күркәм итәр дип ышанып калабыз.

3685
Рекламный баннер 728x90px center-bottom