Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе булып тора

19:58 08.06.2025
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе булып тора. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Татар халкының борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын истә тотып, авылыбыз халкы, авыл җирлеге идарәсе, иганәчеләр ярдәме белән, 8 нче июнь көнне Ямаширмә авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме узды.

Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Фәнил Камил улы ачып җибәрде. Сабантуй — борынгыдан килгән уеннар — капчык сугышы, аркан тартышу, чүлмәк вату, катыктан акча эзләү, кашыкка йомырка салып йөгерү, гер күтәрү, аркан тартышу, чаңгы ярышы, тачкада ярышу кебек яңа уеннар белән аралаштырылып, төрле җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Үзе дә атлар яратучы, һәр елны Сабантуй бәйрәмендә ат ярышы оештыручы, авылыбызның иганәчесе Исламгалиев Илнар Рафаэль улының быел да ат ярышы оештыруы Сабантуй бәйрәмен тагын да җанландырды. Балтач, Биектау районнарыннан, Казан шәһәреннән булган һәм авылыбыз җайдаклары үзара көч сынашып, 1,2 нче урыннарны Балтач, 3 нче урынны Биектау җайдагы яулады.

Сабантуйның иң күркәм ярышы, ул — татарча көрәш. Балалар арасында 5 үлчәү категориясендә оештырылган көрәштә, Коркачык авылыннан Рәхимов Ислам батыр калды. Ямаширмә авылы батыры булып, күп еллар мәйдан тоткан Ямаширмә егете — Сибгатуллин Айрат калды. Сабантуйның төп җиңүчесе , абсолют батыр , Дөбъяз авылы егете — Гобәйдуллин Ришат булды
3152
Последние статьи
25.10.2026
18+
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Внимание! Ночью и утром 26 октября на территории Республики Татарстан местами ожидается туман. Консультация предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час....
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom