А пока ждём ясного неба, предлагаем посмотреть на вчерашний День села в Чепчуговском сельском поселении нашего района ️
11:56
14.06.2025
А пока ждём ясного неба, предлагаем посмотреть на вчерашний День села в Чепчуговском сельском поселении нашего района ️
«Нәрсәдән башлана авыл?»
(Гузель Идрисова)
Авыл башлана менә нәрсәдән:
Акрын гына бишек тибрәлгәндә,
Газиз әнинең моң көйләвеннән.
Һәр иртәдә, күңелле итеп,
Әтәч кычкырып җибәрүеннән.
Тәү тапкыр җиргә басып,
Аяк эзе калдырудан.
Бәләкәй күкрәккә кысып,
Мамыктай бәпкәне кочаклаудан.
Бәрәннәрнең сикергәнен күреп,
Тәү тапкыр кычкырып көлүдән.
Эскәмиядә аяк селкеп утырып,
Авыл урамын күзәтүдән.
Тәү тапкыр әнигә ияреп,
Чишмәгә суга барудан.
Кошчыкның су эчкәнен күреп,
Хайран калып торудан.
Болында шифалы үлән ашап,
Көтүдән кайткан сыерга
Рәхмәт әйтеп чын күңелдән,
Парланып торган сөтен эчүдән.
Авыл башлана менә нәрсәдән:
Очраган һәр кеше белән,
Авыл урамыннан атлаганда,
Ихлас елмаеп, исәнләшүдән.
Табигать баласы булып,
Тугай, кырларда йөрүдән.
Авыл елгасында коенгач,
Шаярып, су чәчрәтүдән.
Бәләкәй тауга менеп,
Колачны киң җәеп,
Мин очам дип, кычкырып,
Аска таба йөгерүдән.
Газиз авыл – бәләкәй ил,
Илне сөю шуннан башлана.
Мәхәббәт хисләре көчле,
Йөрәкләрдә мәңге саклана.