Олы Битаман авыл җирлегенә 4 авыл керә: Олы Битаман, Кече Битаман, Бикнарат.
15:41
28.11.2023
Олы Битаман авыл җирлегенә 4 авыл керә: Олы Битаман, Кече Битаман, Бикнарат, Ювас авыллары. Биредә 982 кеше яши.
Җирлектә мәктәп, бакча, ике мәдәният йорты, китапханә, 2 ФАП, почта бүлеге бар. Районга гына түгел, Республика буенча дан тоткан “Битаман” ҖЧҖдә биредә эшчәнлек алып бара.
Җирлектә унынчы ел рәттән үзара салым акчасы буенча эшләр башкарыла. Быел халыктан 694 мең сум акча җыелган, бу Республика бюджетыннан кушылган финанслау белән барлыгы 3 миллион 470 мең сум дигән сүз.
Әлеге акчалар хисабына Олы Битаман авылында карт агачларны кисү эшләре башкарылган, зират коймасы тотылган. Җирлектәге авылларның урамнарына вак таш җәелгән. Ювас авылы зиратына юл салынган. Кече Битаман авылы скважинасына насос, җирлекнең тракторы өчен печән чапкыч алынган.
Русия президенты Владимир Путин да авылда уңайлы, заманча һәм имин тормышны тәэмин итү өчен дәүләт мөмкин булганнарның барсын да эшләячәген вәгъдә итә һәм чыннан да авылларда федераль, республика программалары быенча шактый эшләр башкарыла килә.