Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Әниләр көне кайчан билгеләп үтелә башлый?

15:42 23.11.2026
Әниләр көне кайчан билгеләп үтелә башлый?
Әниләр көне – Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе көнне билгеләп үтелә. Бу көнне барлык әниләрне һәм йөкле хатыннарны тәбрик итү күркәм традициягә әйләнде.
Энилэр коне кайчан бәйрәм көн итеп билгеләнгән соң? Моның тарихы болай. 1998 елның 30 гыйнварында Россия президенты Борис Ельцин «Әниләр көне хакындагы» указга кул куя. Әлеге көнне канунлаштыруны сорап Россиянең, хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр эшләре буенча Дәүләт думасы Комитеты чыгыш ясый, төгәлрәге депутат, ЦК КПРФ әгъзасы Алевтина Апарина бу эштә активлык күрсәтә.
Әниләр көнен рәсмиләштерүнең максаты булып, хатын-кызга карата хөрмәт, гаилә нигезләрен ныгыту, кешеләр тормышында әни кеше нинди зур әһәмияткә ия икәнен искә төшерү, аналарның дәрәҗәсен күтәрү тора.
Дөресен әйткәндә, элегрәк, совет заманында, энилэр коне беренче тапкыр 1988 елның 30 октябрендә Әзербайҗанның Баку шәһәрендәге 228 нче мәктәбендә билгеләнеп үтелгән. Әлеге, әниләр хөрмәтенә уздырылган, тантананың авторы һәм оештыручысы – рус теле һәм әдәбияте укытучысы Эльмира Гусейнова була.
Бу көнне барлык мәктәп балаларына, эни бәйрәмен ел саен үткәрергә чакырып мөрәҗәгать итәләр.
1988 елдан Әниләр көне Бакуда ел саен, ә соңрак, Эльмира Гусейнова күченеп килгән, Ставрополь шәһәрендә уздырыла башлый. Тора бара ул халык бәйрәменә hәм илебезнең күркәм гореф-гадәтенә әйләнә. Әниләр көненә бүләккә открытка ясадык.
3
Рекламный баннер 728x90px center-bottom